16+

Метшин яңа зоопаркка зебралар бүләк итәчәк

Казан мэры Илсур Метшин яңа зоопарк төзелеше белән танышу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән зоопаркның беренче дуслары булачакларын җиткерде, дип яза "Татар-информ".

Казан мэры Илсур Метшин яңа зоопарк төзелеше белән танышу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән зоопаркның беренче дуслары булачакларын җиткерде, дип яза "Татар-информ".

- Республика башлыгы әле нинди җәнлек бүләк итәчәген хәл итмәгән, ә минем гаиләм зебралар гаиләсен бүләк итәргә җыена. Бу изге эш дип саныйм. Без зоопаркны төзекләндереп кенә калмыйбыз, ә Россиядә, Европа дәрәҗәсендәге зоопарк төзибез. Зоопаркның дуслары булырга теләүчеләр күп булыр дип уйлыйм. Бу ел ахырына кадәр зоопарк "өй туе" билгеләп узарга мөмкин, - ди Илсур Метшин.


Фото: feldman-ecopark.com

Яңа зоопаркта горилла, шимпанзе, Африка филләре һәм жирафлар булачак. Әлегә Африка филләре Россиянең бер зоопаркында да юк.

Яңа зоопарк ачылгач, искесе реконструкциягә ябылачак. Бер елда зоопаркка 235 мең кеше килгән булса, яңа зоопарк ачылгач, алар ким дигәндә 500 мең булыр дип көтелә.


Фото: metshin.ru

Мэрга төзүчеләр төзелеш эшләрен сентябрь ахырына кадәр төгәлләргә вәгъдә итте. Аннары җәнлекләр сатып алу һәм кайтарту мәсьәләләре хәл ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading