16+

МФЦда никахлашырга һәм аерылышырга рөхсәт итәчәкләр

Россиядә күпфункцияле үзәкләргә (МФЦга) никахларны теркәү һәм гамәлдән чыгару вәкаләтләрен бирергә планлаштыралар.

Россиядә күпфункцияле үзәкләргә (МФЦга) никахларны теркәү һәм гамәлдән чыгару вәкаләтләрен бирергә планлаштыралар.

 РФ Юстиция министрлыгы "РФ Гаилә кодексына һәм "Гражданлык хәле актлары турында"гы федераль канунга үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын эшләгән. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

МФЦда никахны теркәүнең үз шартлары булачак. Әйтик, тантаналы шартларда, өйдә, медицина һәм башка оешмада, яки сак астында яисә иректән мәхрүм итү урыннарында булган зат белән никахлашуларны күпфункцияле үзәкләр үткәрә алмаячак. Әгәр гариза бирүчеләрнең икесе дә Россия гражданнары булса һәм элегрәк никахта тормаса яки алдагы никах ил территориясендә гамәлдән чыгарылган булса гына, никахны күпфункцияле үзәктә тергәү мөмкинлеге биреләчәк.

Шулай ук МФЦда ЗАГС органнарында төзелгән никахны гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Моның өчен ир белән хатынның үзара ризалыгы кирәк һәм аларның балигълык яшенә җитмәгән уртак балалары булмаска тиеш. Никахны гамәлдән чыгару турында суд карары булган очракта да күпфункцияле үзәк аша эш итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, МФЦ гражданлык хәле актларын теркәү турында таныклыкларны кабат бирә алачак, әмма бу акт язуына үзгәрешләр яисә төзәтмәләр кертү таләп ителмәгән очракта гына мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading