28 августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы була.
Биредә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов туры эфирда укучыларның ата-аналары сорауларына җавап бирәчәк.
Аралашу илнең төрле төбәкләреннән кергән диалог форматында узачак. Туры эфирны онлайн-трансляция кысаларында күзәтергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Министрга сорауны 20 августка кадәр Гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында, сораулар җыю өчен махсус биттә бирергә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар