16+

Михаил Мишустин халык үзгәрешләрне күрсен өчен милли проектларны гамәлгә ашыруны активлаштырырга кирәклеген әйтте

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәтнең яңа составы белән беренче җыелыш уздырды.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәтнең яңа составы белән беренче җыелыш уздырды.

Очрашуда ул алда торган эшләрнең юнәлешләрен билгеләп үтте. Алар арасында милли проектларны тормышка ашыру алгы планга куелды.

Ул Хөкүмәт әгъзаларының милли максатларны гамәлгә ашыруда җаваплы булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Россия Президенты һәм аның Федераль Җыенга юлланмасында куелган мәсьәләләрне максималь рәвештә тизрәк гамәлгә ашырырга кирәклеген дә ассызыклады Премьер-министр.

Беренче чиратта илдәге халык тормышын яхшыртуга юнәлгән проектларны - балалы гаиләләргә ярдәм ("Демография" милли проекты), гражданнарның керемен арттыру ("Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлек" милли проекты), сыйфатлы сәламәтлек саклауга ("Сәламәтлек" милли проекты) һәм белем бирүгә ("Мәгариф" милли проекты) зур игъибар бирергә кушты.

Шулай ук яңа Премьер икътисад үсешен беренчел өстенлек булуын билгеләп үтте. "Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасы" милли проектын гамәлгә ашыру максатын куйды. Беренче чиратта "Эшкуарлыкта климат үзгәрешенә ирешергә һәм яңа инвестицион циклны башлап җибәрергә кирәк, - диде ул.

Фото: © Александр Астафьев/POOL/ТАСС

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Халыкка сүзләр бертөрле, эшләрдә икенче төрле максатлар куела.

    Мөһим

    loading