Казанда коткаручылар боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-ат Миллениум күпере янында балык тоткан. Казансу елгасында боз астына киткән балыкчыны водолазлар да эзләде.
Балыкчының мәетен ярдан 30 метр ераклыкта дүрт метр тирәнлектә табып алалар. Ир-атка 45 яшь була.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар