16+

Миллениум күперендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, автобуслар хәрәкәте үзгәртелә

Казандагы Миллениум күперендә юл өслеген төзекләндерү эшләре үткәрелү сәбәпле, шәһәр пассажир транспорты хәрәкәтенә вакытлыча үзгәреш кертелә.

Казандагы Миллениум күперендә юл өслеген төзекләндерү эшләре үткәрелү сәбәпле, шәһәр пассажир транспорты хәрәкәтенә вакытлыча үзгәреш кертелә.

19 августта 20.00 сәгатьтән 20 августта 23.00 сәгатькә кадәр Подлужная урамы юнәлешендә 28нче, 43нче, 74нче маршрут автобуслары Чистай-Декабристлар-Кремль дамбасы-Кремль яр буе-Батурин-Карл Маркс-Николай Ершов урамнары һәм алга таба үзенең гадәти маршруты буенча хәрәкәтләнәчәк.

54нче маршрут автобусы Подлужная урамы юнәлешендә Чистай-Декабристлар-Кремль яр буе-Батурин-Карл Маркс-Пушкин урамы һәм алга таба үзенең гадәти маршруты буенча йөриячәк.

20 августта 23.00 сәгатьтән 22 августта 6.00 сәгатькә кадәр Сибгать Хәким урамы юнәлешендә 28а, 43һәм 54нче маршрут автобуслары Горький паркы тарафыннан Карл Маркс-Батурин-Кремль дамбасы-Декабристлар-Чистай-Сибгатҗ Хәким (Спортның су төрләре сарае янындагы боҗра)-Чистай урамы һәм алга таба үзенең гадәти маршруты буенча хәрәкәтләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading