Казанның Идел буе районында суд приставлары Казанда яшәүче хатын-кызны эзләп тапкан һәм BMWсын тартып алганнар - арестның сәбәбе салым буенча 1 млн сум бурычы булган.
Элегрәк суд приставлары бу ханымга кисәтү чыгарган инде - банк счетлары кулга алынган, шулай ук автомобиль һәм берничә җир участогын теркәүне тыйганнар, әмма әлеге чаралардан соң да ул бурычларны түләмәгән. Нәтиҗәдә, суд приставлары хатын-кызның иномаркасын-BMWны кулга алганнар, бурычлар түләнмәгән очракта автомобиль сатуга куелачак.
Сүз уңаеннан, Татарстан суд приставлары ярдәме белән дәүләт казнасына 350 млн сум салым түләттерелгән.
Комментарийлар