16+

«Мин әлегә шок хәлендә» бер укучы икенчесенә пәке белән ташланган

Ике укучы егет җиденче сыйныфта укучы кыз өчен талашкан.

Ике укучы егет җиденче сыйныфта укучы кыз өчен талашкан.

4 декабрь көнне Башкортстанда Кырмыскалы авылындагы мәктәптә укучы ике егет арасында низаг килеп чыга. Сәбәбе- җавапсыз мәхәббәт. 

Җиденче сыйныф укучысы үзе белән бергә укыган кызны сигезенче сыйныфта укыган егеткә көнләшкән. Мәктәпкә пәке алып килеп көндәшен яралаган. "КП-Уфа" язганча, яшүсмернең хәле уртача авырлыкта.

Зыян күргән малайның әнисе дә бу хәлгә комментарий биреп, шаккатуы турында сөйләгән.

- Мин әлегә шок хәлендә. Табиблар кулында, дренаж куйдылар. Улыма кадаган пәкенең кайда саклануы әлегә билгеле түгел. Инфекция кермәсен дип куркам, - дигән яшүсмернең әнисе.


Бу вакыйга факты буенча «ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading