16+

«Мин БДИга каршы»: хәйрияче Владимир Вавилов Болон системасын тәнкыйтьләде

Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча Төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, Дәүләт Советы депутаты сүзләренә караганда, Совет заманындагы укыту системасына күчәргә кирәк.

Болон системасыннан баш тарту һәм совет заманындагы уку системасына күчү балаларның психик сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк.  Владимир Вавилов шулай дип саный. 
"Болон системасыннан совет чорындагы укуга күчәргә кирәк, һәм бернинди нервозлар, үз-үзләренә кул салу очраклары булмаячак. Мин БДИга каршы. Кече кызым 11 сыйныфны тәмамлый һәм хәзер имтиханнар тапшыра. БДИ-ул нерв какщау һәм чамалап кына җавап бирүләр», - дип белдерде ул «Татарстан-24» каналында чыккан «Интервью без галстука с Эрнестом Хайруллиным» тапшыруында. 

Вавилов сүзләренә караганда, Болон мәгариф системасыннан баш тартырга кирәк, чөнки бу үзенә күрә хезмәт. Балаларны хәзер уйларга өйрәтмиләр, бары тик дөрес җавап бирергә өйрәтәләр, дип өстәде хәйрияче.  

«Без балаларыбызның укуларын, белгеч булуларын һәм үз Ватаныбызны яратуларын телибез. Болон системасын алып ташларга кирәк", - дип нәтиҗә ясады Казан хосписына нигез салучы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading