16+

“Мин күкне сайлыйм” бәйрәме 10 меңләп кешене җыячак

10-12 августта "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Авиакосмик технологияләр. Заманча материаллар һәм җиһазлар" 8 нче халыкара күргәзмә узачак.

“Мин күкне сайлыйм” бәйрәме 10 меңләп кешене җыячак

10-12 августта "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Авиакосмик технологияләр. Заманча материаллар һәм җиһазлар" 8 нче халыкара күргәзмә узачак.

Быелгы күргәзмә өч төп истәлекле датага багышланган - кешенең беренче тапкыр космоска очуына 55 ел, ТАССРда ДОСААФ оешуга 65 ел һәм ТУ-160 стратегик бомбага тоту очкычының күккә күтәрелүенә 35 ел. Чара кысаларында Бөтенроссия фәнни гамәли конференция дә оештырылыр дип көтелә. 12 август көнне исә менә инде дүртенче ел рәттән Биектау районының Коркачык аэродромында "Мин күкне сайлыйм" авиация бәйрәме узачак.Татарстан Президентының ярдәмчесе Равил Зарипов сүзләренчә, бәйрәмдә 10 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәмдә балалар өчен аерым мәйданчыклар, тамак ялгар өчен чатыр эшләячәк. Халык байкерлар тамашасын, очкычларның күктә төрле хәрәкәтләр ясаганын күзәтәчәк, авиациягә кагылышлы сорауларын инструкторларга бирә алачак. Коркачыкта бәйрәм сәгать 10нан 17.00гә кадәр дәвам итәчәк.

Аэродромга Казанның тимер юлы вокзалыннан 8.15 сәгатьтә кузгала торган электричка, шулай ук "Компрессорлар заводы"тукталышыннан 9.30 сәгатьтән башлап һәр 20 минут саен йөри торган автобусларда килеп булачак. Үз машинасында килүчеләр өчен - парковка урыннары бушлай. Үзенә булачак һөнәр сайлаучылар өчен дә файдалы мәгълүматлар җитәрлек булачак биредә. Татарстаннан авиация өлкәсендә эшләүче 20 сәнәгать предприятиесе үз мөмкинлекләре белән таныштырачак, товарын тәкъдим итәчәк.

- Быелгы бәйрәмнең яңалыгы - чарада парашют спорты буенча Россия чемпионнары чыгышы, ләкин яңалыктан бигрәк безнең өчен иң мөһиме - куркынычсызлыкны тәэмин итү, - ди Равил Зарипов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading