Путин Эрдоганга нәрсә киңәш иткән?
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия лидеры Владимир Путинга коронавирустан ревакцияләнүе турында сөйләде, дип яза РИА Новости.
“Мин моны эшләдем инде”, — диде Эрдоган.
«Йогышлы кеше белән көн үткәрүемә карамастан, авырып китмәдем. Шуңа күрә икенче тапкыр, ревакцияләнгәндә – “спутник”, — дип тәкъдим итте Путин.
Исегезгә төшерәбез, Россия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоганның сөйләшүләре өч сәгатькә якын дәвам итте. Очрашу Сочида узды, дип яза https://trt-tv.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар