12 ноябрь көнне Казанда Татарстанның атказанган артисты MaкSимның “Мин яшәячәкмен” дип исемләнгән концерты узачак.
Җырчы сүзләренчә, Казан шәһәре өчен ул үзенчәлекле программа әзерли. Концертта бик күп музыкантлар, матур графика, эмоциональ драматургия булачак.
“Авырганнан соң бер ел тирәсе җырламадым, хәтта кычкырып сөйләшә дә алмадым. Тамашачыларым рухи яктан көч биреп торды. Быел җәй көне гастрольләргә чыктык. “Мин яшәячәкмен” җыры яңа булмаса да, репертуарымдагы иң яраткан җырым. Кайвакыт шулай була: җырны әкият кебек язам да, аннан соң ул чынбарлыкка әйләнә”, - ди җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар