16+

Миңнеханов бердәмлек күрсәтергә чакырды

Исегезгә төшерәбез, бүген Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан итте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан итте.

Катлаулы халыкара хәл шартларында бердәмлек күрсәтергә һәм РФ президенты Владимир Путин кабул иткән карарны хупларга кирәк. Бу хакта Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында әйтте.

"Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул ителде. Бу шартларда без бөтен җәмгыятебезне берләштерүне тәэмин итәргә, бердәмлек күрсәтергә, ил җитәкчелеге кабул иткән карарны хупларга, республика предприятиеләре һәм учреждениеләренең эшчәнлеген тәэмин итәргә тиешбез", - дип белдерде Миңнеханов.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия президенты ДХР һәм ЛХРны Украинаның көньяк-көнчыгышында рус милләтенә каршы геноцидны дәвам итүче Минск килешүләрен башкарудан баш тартуы, шулай ук РФ иминлегенә янавы көчәюе турында карар кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан итте. Аның сүзләренчә, Украина территориясен оккупацияләү планнары юк. Операциянең сәбәбе "сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан геноцидка дучар булган" төбәк халкын яклау, дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading