16+

Миңнеханов: “Туган телләрне саклау һәм үстерү аерым игътибар таләп итә торган предмет булып кала”

Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү — республика дәүләт хакимияте органнарының аерым бурычы, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү — республика дәүләт хакимияте органнарының аерым бурычы, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

“Мәгариф өлкәсендә Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен саклау һәм үстерү аерым игътибар таләп итүче предмет булып кала. Бу максаттан, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтелә. Әле күптән түгел генә республикада 25 бүлек эшли иде, ә хәзер алар 100”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан җитәкчесе искәрткәнчә, республикада милли мәгариф учреждениеләре челтәре булдырылган, анда Россиядә дәүләт теле исәпләнгән рус теле белән беррәттән, тагын җиде туган тел өйрәнелә. Болар: татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт һәм иврит.

"Шулай ук файдалы иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү буенча нәтиҗәле институтка әверелгән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә. Аның функцияләрен Татарстанда яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә әверелдереп киңәйтү турында Карар кабул ителде. Моннан тыш, республика Президенты каршында Рус теле буенча Комиссия төзелде”, — дип ачыклык кертте Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading