16+

«Минем депутат»ка ихтыяҗ арта бара

«Бердәм Россия”нең “Минем депутат” дип аталган онлайн-сервисына ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу сайлаучылар белән онлайн форматында узучы яңа, нәтиҗәле эш алымы.

«Бердәм Россия”нең “Минем депутат” дип аталган онлайн-сервисына ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу сайлаучылар белән онлайн форматында узучы яңа, нәтиҗәле эш алымы.

Мәгълүм булганча, “Минем депутат” мәйданчыгына сорау-тәкъдимнәр, гозерләрне интернет аша язып, яки кайнар линиягә шалтыратып депутатлыкка кандидатлар белән аралашып була. Сишәмбе көнне «Бердәм Россия» партиясенең төбәк кабул итү бүлмәсендә Фәрит Мөхәммәтшин әлеге сервиска мөрәҗәгать итүчеләргә шалтыратып, аларның теләк-гозерләрен тыңлады. “Әгәр тәкъдим-гозерләр иртәрәк килгән икән, без үзебез алар белән элемтәгә керәбез”,  - дип аңлатып узды парламент җитәкчесе.
 
Яңа сервиска ихтыяҗ арта бара, ул эшли башлаганнан бирле 1,8 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар арасында төбәк һәм федераль дәрәҗәдәгеләре дә очрый. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу өстәмә  йөкләмә һәм җаваплылык, әмма шул ук вакытта халыкны нәрсә борчыганын белү һәм бу мәсьәләләрне чишү юлларын ачыклау мөмкинлеге. Һәрбер мөрәҗәгать белгечләр тарафыннан теркәлә һәм анализлана. Тәкъдим-гозерләр теркәлгән җыелма документ - онлайн-мәйданчыкның көндәлек эш нәтиҗәсе һәм аның белән “бердәмроссиялеләр” Президентка мөрәҗәгать итәчәкләр. “Бу сорауларны республика программалары аша хәл итәргә кирәк, - дип ассызыклады Фәрт Мөхәммәтшин. - Быел безнең мөрәҗәгать буенча Татарстан Президенты тарафыннан 35 миллион сум акча бүлеп бирелде. Партия моны үз контроленә ала, акчалар төзекләндерүгә һәм күпләгән башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак”.

“Минем депутат” сервисына мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләрен еллар буена төзелеп бетмәгән өй, йә булмаса юлсызлык мәсьәләсе борчыса, икенчеләре мошенниклар кармагына эләккән һәм бу хәлне ачыклауда ярдәм сорый, музей ремонтлауда булышлык итүне үтенүчләр дә бар. Бу көнне дә шалтыратулар төрле булды. Шул ук вакытта тәкъдимнәр белән чыгучылар да юк түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading