16+

Министр һәм әти-әниләр БДИ тапшыра

Бу минутларда республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әти-әниләр  белән берлектә БДИ тапшыра. БДИга әзерлек барышында чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәр генә түгел, ә дөрес психологик кәеф, үз көчләренә ышану да тикшерелә. Әлбәттә, мондый чакта гаилә, ата-аналарның роле зур икәнлеген дә беләбез.

Бу минутларда республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әти-әниләр  белән берлектә БДИ тапшыра. БДИга әзерлек барышында чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәр генә түгел, ә дөрес психологик кәеф, үз көчләренә ышану да тикшерелә. Әлбәттә, мондый чакта гаилә, ата-аналарның роле зур икәнлеген дә беләбез.

Нәкъ менә шуңа күрә Рособрнадзор 7нче ел рәттән имтиханнарны ата-аналар өчен дә үткәреп карый. Ата-аналарга үз тәҗрибәсе аша БДИ кагыйдәләре, аны үткәрү үзенчәлекләре, биремнәре белән танышырга, аларны үз балаларына аңлатырга, имтиханнар алдыннан дөрес әзерләнү максаты куела. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен яшәү урыны буенча район башкарма комитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм БДИ-2023 катнашучысының гаризасын тутырырга гына кирәк.

Имтихан барышында өлкәннәр телефоннарын һәм шәхси әйберләрен тапшыра, имтихан алды контролен үтә, бланкларны тутыра. Алар дәүләт имтиханында контрольнең ничек башкарылуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрә ала. Акциядә катнашучыларга кыскача җавап белән җиде биремне үтәргә һәм тәкъдим ителгән текст буенча мини-инша язарга тәкъдим ителәчәк.

Бу кыскартылган эш варианты, гадәти 3-4 сәгатькә түгел, ә кыскарак вакытка (1 сәгать) исәпләнгән, ул төрле типтагы биремнәр белән танышырга мөмкинлек бирә. Быел әти-әниләр рус теленнән белемнәрен тикшерә алачак. Рус теле аттестат алу өчен чыгарылыш укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән.

Март дәвамында мәктәп укучыларының ата-аналарына БДИ үзенчәлекләре белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирүче акция Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading