Төбәк җитәкчесе мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.
Самара өлкәсенең энергетика һәм торак-коммуналь хезмәтләр министры Владимир Василенконың улы махсус хәрби операциядә һәлак булган.
"Дмитрий Владимирович, бертуганы кебек үк, күп айлар алгы сызыкта булды. Хәрби бурычларны уңышлы үтәп, батырлыклар, рухының көчен күрсәтте. Самара өлкәсе аның батырлыгын, Россиягә тугры хезмәт итүен онытмаячак",- диелә өлкә губернаторы Дмитрий Авазовның кайгы уртаклашу хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар