16+

Министр урынбасары махинациядә гаепләнә

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары хәбәр итү сиреналары белән бәйле махинацияләрдә гаепләнә.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары хәбәр итү сиреналары белән бәйле махинацияләрдә гаепләнә.

Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана, тикшерү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасарын хәбәр итү сиреналары белән бәйле махинациядә гаеплиләр. Бу хакта Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2013-2019 елларда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Спецлаб-Казан" ҖЧҖ һәм "Куркынычсызлык территориясе" ҖЧҖ белән халыкка хәбәр итү системасы сиреналарын монтажлау эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзегән. Контрактның бәясе 56,7 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Шуннан соң алда күрсәтелгән предприятиеләрнең ачыкланмаган хезмәткәрләре ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары белән сүз куешалар. Эшләр тиешенчә башкарылмый, контракт шартлары үтәлми. Шул ук вакытта министр урынбасары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге эшләрне ничек бар шулай кабул итә.
Сңрак ачыкланганча, хәбәр итү сиреналары тиешенчә әзер түгел, ә бүлеп бирелгән акчалар юкка чыккан.
Министр урынбасарына карата "вәкаләтләрдән явызларча куллану" һәм "үзләштерү яки туздыру" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Аны тоткарлыйлар, тиздән тикшерү ир-атка чик кую чарасы турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кырын эш кырда ятмый, эшлэп табырга кирэк, жанын тыныч булып яшэрсен!!!

    Мөһим

    loading