16+

Миңнеханов ФСИН башлыгы урынбасарына яңа суперСИЗОны тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 1 мең урынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы төзелеше барышы турында Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте (ФСИН) директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән фикер алышты.

Очрашу бүген ТР Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

ФСИН башлыгы урынбасары төзелеш эшләренең югары темпта алып барылуын билгеләп үтте. "Болар барысы да бик тәэсирле. Кайбер объектлар буенча без эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренә күчтек. Шәхсән Сезгә һәм бөтен командагызга зур рәхмәт", диде Степаненко. Шулай ук әлеге очрашуда гражданнарның азат ителгәннән соң социаль адаптациясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, яңа суперСИЗО Авиатөзелеш районында торак мәйданчыгы артындагы 15 гектарда барлыкка киләчәк. Объектка адрес бирелгән: Гудованцев урамы, 130. Обьектның төзелеш бәясе 6 млрд сум дип бәяләнә.

2022 елда ТР буенча Федераль җәзаларны үтәтү идарәсе Владимир Казиловның «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ белән контракт төзеде. Тоткыннарга 6 катлы уңайлы изолятор төзеләчәк. Төзелеш 2025 елның ноябреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading