16+

Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эриканны кабул итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эриканны кабул итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исмет Эрикан Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый. Төркиянең Казанда Генераль консуллыгы 1996 елда ачылган иде. Исмет Эрикан консуллык эшенә теләктәшлек күрсәткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт әйтте.

— Һәркемгә билгеле, Сезнең тырышлык буенча татар-төрек мөнәсәбәтләре ышанычлы нигездә үсә. 1996 елда Генераль консуллык ачылуда һәм яңа бина төзүдә Сез керткән ярдәмне югары бәялибез. Шушы 4 елда, безнең өчен бик үк җиңел булмаган чорда, бергәләшеп күп яхшы эшләр башкардык. Төркиядәге җир тетрәү вакытында без биредә Татарстан халкының олы теләктәшлеген тойдык. Безнең Генераль консуллыкта Татарстан халкыннан 100 тонна гуманитар ярдәм тупланды,- диде Исмет Эрикан.

Минтимер Шәймиев Татарстандагы киң кырлы эшчәнлеге, Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән шәхси хезмәт өлеше өчен Исмет Эриканга рәхмәт әйтте, алга таба эшчәнлегендә уңышлар теләде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading