Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче тапкыр бабай булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Дәүләт киңәшчесенең секретариатыннан хәбәр иткәннәр.
Минтимер Шәймиевнең кече улы Радикның малае туган. Аның исеме әлегә билгеле түгел. Дәүләт киңәшчесенең беренче оныгы Камилә – 1987 елда туган иде. Тимур – 1989 елгы, Ләйлә – 1997 елда туган булган. 2016 елда аның оныгының баласы да туды инде. Ул вакытта “Мин инде хәзер бабай гына түгел, статусым үзгәрде”, - дип шаярткан иде ул журналистларга.
Минтимер Шәймиев һәм аның гаиләсен сөенечле вакыйга белән котлыйбыз! Оныгыгыз сау-сәламәт, акыллы, игелекле бала булып үссен!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Килячяге матур булып,яхшы кунелле ,кешеляргя мэрхэмятле Кеше булсын !!!
0
0