16+

Минзәләдә һәлак булган очучылар һәм парашютчылар истәлегенә аллея барлыкка килде 

10 октябрьдә коточкыч фаҗигагә бер ел була.

10 октябрьдә коточкыч фаҗигагә бер ел була.

9 октябрь көнне Минзәлә аэроклубына илнең төрле почмакларыннан авиаһәлакәттә үлгән очучыларның һәм парашютчыларның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды. Бу көнне Хәтер аллеясы барлыкка килде, үсентеләр утыртуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов та катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, узган елның 10 октябрендә Татарстанда парашютчылар утырган L-410 самолеты һәлакәткә очрады. Минзәлә аэроклубына караган һава судносы очыштан соң берничә минуттан соң җимерелә.

Бортта 22 кеше булган. Аларның 16сы һәлакәт урынында һәлак булган, болар-Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Марий Эл очучылары, инструкторлары, парашютчылар. Төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган алты кеше хастаханәгә озатылган. Бер пациент соңрак туган шәһәре-Уфада җан биргән. 

Һәлакәтне тикшерүне РФ Тикшерү комитетының үзәк тикшерү идарәсе алып бара. Төрле версия тикшерелә-артык йөк, очкычның төзексез булуы һәм экипаж хатасы. Рәсми версия әлегә кадәр әйтелмәгән. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading