16+

«Мисс Дөнья энҗесе – 2021» җиңүчесе билгеле!

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә XI «Дөнья энҗесе – 2021» Халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсының финалы булды.

«Мисс Дөнья энҗесе – 2021» җиңүчесе билгеле!

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә XI «Дөнья энҗесе – 2021» Халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсының финалы булды.

Сәхнәдә дөньяның 12 иленнән: Кытай, Колумбия, Танзания, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан һәм башкалардан чыгыш ясады. Җиңүне Әрмәнстан вәкиле Анаит Хачатурян яулады. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Конкурста илнең гражданлыгы булган 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге кызлар катнашты. Конкурста катнашучыларның һәркайсы биш этап үтте: сайлап алу туры, финалга әзерлек, әдәби кичә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган туган тел дәресләре һәм йомгаклау, финал этабы. Конкурсның финалында кызлар милли киемнәрдә һәм кичке күлмәкләрдә дефиледә катнаштылар, үз-үзләрен тәкьдир итү һәм иҗади презентация үткәрделәр.

Нәтиҗәдә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • Мисс «Дөнья энҗесе – 2021» -–Анаит Хачатурян (Әрмәнстан)

  • I Вице-мисс – Карина Кабдуллина (Казахстан)

  • II Вице-мисс – Анастасия Филиппова (Россия)

«Дөнья энҗесе» Халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсы – яшьләрдә матурлык, толерантлык, хөрмәт, аралашу культурасы тәрбияләүгә юнәлтелгән мәдәни-массакүләм чара. Ул 2009 елдан бирле Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, шәһәрнең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Конкурс чит ил һәм Россия студентларының потенциалын тормышка ашыру һәм шәһәрдә яшьләр сәясәтен үстерү формаларының берсе, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading