Казанның Азык-төлек департаменты һәм социаль туклану инициативасы буенча мәктәп балалары өчен «Ашадым һәм канәгать» мобиль кушымта эшләнелгән. Мобиль кушымта ярдәмендә Казанның инде дүрт мәктәбендә укучылар ашханәдә ризык әзерләү дәрәҗәсен бәяли ала. Уку елы ахырына таба калган мәктәпләрне әлеге программага кертү ниятләнә.
Беренче хәбәрләр арасында салкын ашлар һәм хәләл ризык булдыру кебек сораулар бар, дип яза Казан мэриясе сайты. Мобиль кушымта Google play һәм App store платформаларында урнаштырылган. Һәрбер теләгән укучы аны бушлай куллана ала. Моның өчен белем бирү картасының номерын һәм паролен кертергә кирәк. Кушымта берничә бүлектән тора, шуларның берсе - анкета тутыру. Аны тутыру нәтиҗәсендә мәктәпләр рейтингы төзелә. Шулай ук кушымтада агымдагы атна менюсы урнаштырылачак. Шул рәвешле укучылар ашханә ризыкларына бәя бирәчәк, ә департамент тавыш бирү нәтиҗәсендә ашларны мәктәп менюсына кертәчәк. Моннан тыш кушымтада «Мәктәп ревизоры» көндәлек сорауллар каралган. Алынган мәгълүмат белгечләр тарафыннан бәяләнәчәк һәм департамантның җитештерү бүлегенә һәм мәктәп җитәкчелегенә хәбәр ителәчәк. Мобиль кушымта ашларның сыйфатын гына түгел, ә ашханәләрнең санитар халәтен дә бәяләргә мөмкинлек бирә.
Комментарийлар