16+

Мәктәп укучыларына аттестат алу өчен нәрсә кирәк?

Югары белем алырга җыенмаучы 11 сыйныф укучылары, аттестат алу өчен, рус теле һәм математикадан дәүләт имтиханнарын һичьюгы өчле билгесенә бирергә тиеш.

Югары белем алырга җыенмаучы 11 сыйныф укучылары, аттестат алу өчен, рус теле һәм математикадан дәүләт имтиханнарын һичьюгы өчле билгесенә бирергә тиеш.

Студент булырга теләгән укучылар өчен аттестат алу шарты башкача. Аларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, минималь күләмдәге балл алырга кирәк. Балларның төгәл күләмен Рособрнадзор билгели.

Мөмкинлекләре чикле укучыларга, шул исәптән инвалид балаларга шартларны гадиләштерделәр. Аларга рус теленнән имтихан бирү дә җитә.
Югары аттестат алырга уйлаучыларга мәктәпне бишлегә тәмамлау гына җитми, рус теленнән дәүләт имтиханын кимендә 70 баллга тапшырырга, калган сайлап алынган предметларны да яхшы бирергә кирәк. Югары уку йортына керергә омтылмаса, рус теле һәм математикадан ГИАны бишлегә бирү зарур, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading