Казанда юл аша чыкканда мәктәп укучысын машина бәрдергән.
1 октябрь көнне көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Әбсәләмов урамының 29б йорты каршында 9 яшьлек баланы “Датсун” машинасы бәрдергән.
Малай тиешсез урында юлны йөгереп чыгарга уйлаган. Нәтиҗәдә ул төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар