Беренче сыйныфка баручы балаларның ата-аналарына түләнә торган өстәмә ял көне бирелергә мөмкин.
Мондый тәкъдим белән Прогрессив белем бирү институты җитәкчесе Анна Маркс Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага чыккан, дип хәбәр итә РИА Новости.
Институт илнең 75 төбәгендә бу темага сораштыру үткәргән. Нәтиҗәдә сораштыруда катнашкан ата-аналарның 83 проценты баласын беренче сыйныфка озату өчен үз хисабына ял алырга җыенуын белдергән. Кайберләре 1 сентябрь көнне эшкә соңрак килергә рөхсәт соравын, икенчеләре исә эштән җибәрмәячәкләрен әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар