16+

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренә өстәмә ярдәм биреләчәк

Бу ярдәм, беренче чиратта, балалары һәм өлкән туганнары булганнарга кагыла.

Бу ярдәм, беренче чиратта, балалары һәм өлкән туганнары булганнарга кагыла.

Татарстанда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары булачак. Бу хакта республика Хөкүмәтенең карары проектында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасында даими яшәгән, яңа туган балалары булган гаиләләргә балалар кирәк-яраклары тупланылган бүләк комплекты, гаилә керемен исәпкә алмыйча, биреләчәк;

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендәге пенсионерлар беренче чиратта ял йортларына юллама белән тәэмин ителәчәк;

Мобилизацияләнгәннәрнең I, II төркем инвалидлыгы булган олы яшьтәге гаилә әгъзаларына өйдә социаль хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк;

Инвалидлар һәм өлкәннәр өчен булган интернат йортларына мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларын кабул иткәндә өстенлекләр булачак.

Эш бирүчеләргә, алар оешмасыннан мобилизацияләнүчеләр булган очракта, бер тапкыр бирелә торган өстәмә ярдәм күрсәтү тәкъдим ителә. Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары күрү дә сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading