Мобизацияләнгәннәр өчен яңалык: җенес күзәнәкләрен бушлай туңдырып була
Мобилизацияләнгән россиялеләргә җенес күзәнәкләрен криобанкта бушлай туңдырырга рөхсәт итәчәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мобилизацияләнгән россиялеләргә җенес күзәнәкләрен криобанкта бушлай туңдырырга рөхсәт итәчәкләр.
Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр бала таба алмауны дәвалау һәм криобанкта биоматериал саклау өчен бушлай квота алачаклар. Бу хакта «Россия адвокатлар Берлеге» иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Труновның белдергән, дип яза ТАСС агентлыгы.
— Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен баласызлыкны дәвалауга квота алу һәм генетик материал саклау өчен бушлай криобанк булдыру турында Россия Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгать иткән идем, хәзер аңа җавап алынды. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мобилизацияләнгән гражданнар өчен җенес күзәнәкләрен (сперма күзәнәкләрен) бушлай саклау һәм консервацияләүне федераль бюджет акчалары исәбеннән финанс белән тәэмин итү мөмкинлеген билгеләде. Мәҗбүри медицина страховкасы кысаларында күрсәтмәләр булганда, репродуктив технологияләр өчен туңдырылган генетик материалны бушлай куллану канун белән көйләнелә, — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар