16+

Мохтаҗ балаларга велосипед бүләк иттеләр

2 июнь көнне Казанның «Крылья Советов» паркында “Имин җәй” бәйрәме узды.

2 июнь көнне Казанның «Крылья Советов» паркында “Имин җәй” бәйрәме узды.

Әлеге чара Балаларны яклау көненә һәм Бөтендөнья велосипедчылар көненә багышланган иде.
Бәйрәм вакытында мохтаҗ гаиләләрнең балаларына бушлай велосипед та бүләк иттеләр әле.

“Велодобро” хәрәкәте вәкилләре 2018 елдан бирле кирәк булмаган, яки ташландык велосипедларны җыя. Кайбер кешеләр, үзләре дә ике көпчәкле дусларын, чүплеккә ташлар урынына, активистларга тапшыра. Әлеге хәрәкәт вәкилләре шул велосипедларны ремонтлап мохтаҗ яки яңа техника алырга момкинлеге булмаган гаиләләргә тапшыра.  

Бу проектны “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре дә хуплады. Бәйрәм вакытында иҗтимагый сәясәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты рәисе, “Бердәм Россия” фракциясе вәкиле Светлана Захарова бер балага меңенче велосипед бүләк итте. Шулай ук “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре тагын ике велосипед һәм бүләкләр тапшырды.

– Шушындый проект булуына сөенеп туя алмыйм. Узган елны үзем дә баланың иске велосипедын кая куярга белмәдем. Нәтиҗәдә, аңа яңа хуҗа таптык. Тотылган, инде кирәк булмаган велосипедларны җыючы оешма булуы яхшы әйбер. Иң мөһиме ул велосипедларны әрәм итмиләр – ремонтлап аларга яңа хуҗа табалар, - ди Светлана Захарова.
«Велодобро» проекты PR-хезмәткәре Анна Дорофеева сүзләренчә, бу көнне проектның беренче циклы гына тәмамланган әле.

– Без велосипедларны төрле юллар белән җыябыз. Шул исәптән шәһәр күләмендә үткәрелгән мәктәп бәйгеләрендә дә иске техниканы кабул иттек. 1 май көнне Яшел Үзән районында велосипедлар ярышы узды. Шунда тапшырылган велосипедларны Казанда ремонтладык һәм кире финанс мөмкинлеге булмаган Яшел Үзән балаларына кайтардык, - ди Анна Дорофеева.
Бәйрәм вакытында балаларга үз велосипедларын ремонтларга да өйрәттеләр әле. Чарада 500дән артык кеше катнашты.

Проектны Татарстан Республикасы Велосипедчылар берлеге, “Велодобро” социаль остаханәсе, “Добрая Казань» һәм Президент грантлары ярдәмендә оештыралар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading