16+

Мошенникларның яңа хәйләсе: "Мин почта хезмәткәре, карта номерыгызны бирегез"

Татарстанда мошенниклыкның яңа очраклары теркәлә башлаган – аферистлар республика халкына шалтырата һәм үзләрен социаль, почта, банк хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштыра.

Татарстанда мошенниклыкның яңа очраклары теркәлә башлаган – аферистлар республика халкына шалтырата һәм үзләрен социаль, почта, банк хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштыра.

Түләүләр, пособиеләр, компенсацияләр китерү сылтавы астында алар банк карталарының номерларын, СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын белергә тырыша.
Алдакчылар ышандыру өчен татарстанлыларга исем һәм атасының исеме буенча мөрәҗәгать итәләр, банк карталары номерларының беренче саннарын атыйлар һәм гражданнарга аларның адресын әйтәләр.

Күпчелек очракта җинаятьчеләр озакка сузылган хезмәт стажы, сугыш балаларына түләүләр, пенсия билгеләү һәм ана капиталын алу мәсьәләләрендә ярдәм итү өчен пенсияләргә яңа түләрләр өстәргә вәгъдә итә, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Социаль фонды матбугат хезмәтендә.

 «Социаль фонд хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләрен өйдә күрсәтми, телефон аша яки СМС-хәбәрләрдә шәхси мәгълүматларны сорамый һәм алар буенча банк карталарының реквизитларын күрсәтү таләп ителә торган сылтамалар җибәрми. Шикле чыганакларга сак каравыгызны һәм якыннарыгызны кисәтеп куюыгызны сорыйм», - дип хәбәр итте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.

Шәхси консультацияләрне бердәм контакт-үзәкнең 8-800-1-00000-1 телефоны аша алырга мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading