16+

Мотоциклның чираттагы корбаны - бер байкер үлгән

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, машина йөртүченең "А" категориясен йөртү хокукы булмаган, ир-ат махсус шлем кимәгән.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, машина йөртүченең "А" категориясен йөртү хокукы булмаган, ир-ат махсус шлем кимәгән.

4 июньдә иртәнге сәгать унда Suzuki мотоциклын йөртүче, 1990 елда туган ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, Яшьлек проспекты буенча Тынычлык проспекты ягыннан сулга борыла һәм бордюрга килеп менә.

Соңыннан мәгьлүм булганча, мотоциклчы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне дөрес сайламаган. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, машина йөртүченең "А" категориясе буенча транспорт чараларын йөртергә хокукы булмаган, җитмәсә. ир-ат махсус шлем да кимәгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1990 елда туган ир-ат алынган яралардан юл-транспорт фаҗигасе урынында ук һәлак булган.

Чыганак һәм фото: http://vestikamaza.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading