16+

Мөселман кызы хиҗаб киеп бозга чыккан

Красноярски шәһәрендә узган Универсиада уеннарында Захра Лари исемле кыз фигуралы шуу тарихында беренче тапкыр башына яулык киеп бозга чыккан.

Красноярски шәһәрендә узган Универсиада уеннарында Захра Лари исемле кыз фигуралы шуу тарихында беренче тапкыр башына яулык киеп бозга чыккан.

Захра Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән. Мөселман динендә булганга башта әнисе спорт белән шөгыльләнүенә каршы чыккан булган. Ләкин әтисе яраткан кызының теләген хуплаган. Аның өчен хәтта заманча боз сарае да төзеп куйган. Фигуралы шуу таләпләре буенча да спортчылар моңарчы баш киемнәре белән бозга чыга алмаган. Захра өчен кагыйдәләрне үзгәрткәннәр.

Спортта Захра Алинә Заһитова өчен җан ата икән.
- Россиядә бик күп мөселман бар икәнен беләм. Татарларны бик хөрмәт итәм. Татарлар башкалар белән дус, тату яшәүче халык. Алинә Заһитова - татар кызының үрнәге, ул бөтен мөселман халкы кумиры. Ул Олимпия чемпионы булган беренче мөселман хатын-кызы, - дигән аның турында Захра. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading