16+

Мәскәүдә сатучы булып эшләүче ханым хезмәт хакы алгач, юкка чыга

Хезмәткәр хата аркасында, 2 миллион сумга якын аванс ала һәм элемтәгә чыгудан туктый. Эш белән тәэмин итүче, полициягә мөрәҗәгать итә.

Мәскәүдә сатучы булып эшләүче ханым хезмәт хакы алгач, юкка чыга

Хезмәткәр хата аркасында, 2 миллион сумга якын аванс ала һәм элемтәгә чыгудан туктый. Эш белән тәэмин итүче, полициягә мөрәҗәгать итә.

Бу хакта Мәскәүдәге Эчке эшләр министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, Тверь районы буенча полиция бүлегенә шәхси компания вәкиле акча урлау турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә.

Аның сүзләренә караганда, 2019 елның октябрендә фирма яшьләр һәм балалар киеме бүлеге мөдире вазыйфасына хатын-кызны кабул итә. Хезмәт хакы аңа 23 мең итеп билгеләнә. 

"Әмма хезмәт хакының аванс өлешен исәпләгәндә хата китә, нәтиҗәдә, бу ханымга 1,98 миллион сум акча түләнә", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шул вакыттан бирле, хатын-кыз телефон шалтыратуларына һәм хәбәрләргә җавап бирми һәм әлеге сумманы кире кайтару турындагы хатлар да җавапсыз кала.

Хәзерге вакытта полиция гаризада күрсәтелгән фактлар буенча тикшерү үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading