16+

Мәскәүдәге кебек коронавирус чикләүләре Татарстанда булырмы?

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина матбугат конференциясендә Мәскәүдәге кебек чикләүләрне катгыйландыру бездә дә булачакмы дигән сорауга җавап бирде.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина матбугат конференциясендә Мәскәүдәге кебек чикләүләрне катгыйландыру бездә дә булачакмы дигән сорауга җавап бирде.

"Бездә санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы, шуңа бәйле рәвештә өстәмә чикләү чаралары кертергә планлаштырмыйбыз. Ныклы тикшерүләр үткәрелә: без предприятие һәм оешмаларны барлык тиешле санитар чараларны үтәүгә тикшерәбез. Бу безгә тотрыклы дәрәҗәдә булырга мөмкинлек бирә.Пандемия башыннан бирле, 12 меңнән артык күрсәтмә бирелгән, аның үтәлеше тикшерелгән, якынча 20 мең объект тикшерелгән. Объектларның 4%ында без куйган таләпләр үтәлмәгән, кагыйдә бозуларның гомуми штраф суммасы - 5 млн сум", - диде санитар табиб.

«Без инфекцияләрнең сезонлы күтәрелешендә торабыз, яллардан кайтучылар арта. Сентябрь-октябрь айларында яңа чикләүләрне бетерү көтелми!", - дип дәвам итте Патяшина.

 Мәскәү мэриясе эре предприятиеләргә хезмәткәрләрне "чит торып эшләүгә" күчерү тәкъдиме белән хатлар юллаган. РФ башкаласында яшәүче пенсионерларга шулай ук дистанцион рәвештә эшләргә һәм җәмәгать транспортында йөрмәскә киңәш итәләр.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading