16+

Мәскәүдәге Коммунарка дәваханәсенең баш табибы сихәтләнгән

Коронавирус йоктырган авырулар дәваланучы Коммунарка хастаханәсенең баш табибы Денис Проценко COVID-19 дан дәвалануын белдерде.

Мәскәүдәге Коммунарка дәваханәсенең баш табибы сихәтләнгән

Коронавирус йоктырган авырулар дәваланучы Коммунарка хастаханәсенең баш табибы Денис Проценко COVID-19 дан дәвалануын белдерде.

Аның сүзләренчә, ул инфекция барлыгын ачыклаучы тестны янә тапшырган, нәтиҗәсе - тискәре. Баш табиб билгеләп үткәнчә, хәзер аның карантины тәмам.

"Ике тапкыр тапшырылган анализ да тискәре нәтиҗәне күрсәтте. Изоляция тәмам- тулы кыйммәтле эш көне. Кызыл зонадан ничек чыгуымны тулырак язармын әле", - дип язган ул Фейсбуктагы сәхифәсендә. 31 мартта Проценко коронавирус йоктырган. Ул үзен яхшы хис итүен билгеләп үтә. Коммунарка баш табибы шулай ук больница белән идарә итү өчен үз кабинетында карантинга ябылуын хәбәр иткән иде.

«Коммунаркада 45 көн дәвамында эшләү. 1659 - пациент. 1140ы- сихәтләнгән... бу саннар артында ничаклы эш ята. Командага рәхмәт», - дип язган Проценко. 

Фото: facebook.com





 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading