2 октябрь көнне Чаллы шәһәренең Рябинушка бистәсендә мунча янган.
Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә көндезге сәгать 3тә килеп ирешкән. Вакыйга урынына 23 кеше һәм 5 техника җәлеп ителгән.
Янгын 4 сарайга зыян китергән. Ялкын телләре йортларга күчмәгән, янгын бер сәгатьтән сүндерелгән.
Янгын сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар