16+

Мураками Казанга кайтты

Япон исемле булса да, Казанда туган Мураками рок-төркеме менә 13 ел инде популярлык биеклегенән төшми. Әле күптән түгел генә алар илебезнең 45ләп шәһәрендә булып, Байкалга, Ерак Көнчыгышка кадәр барып, үз иҗатларын тыңлаучыга җиткереп кайтканнар. Шуңа күрә дә җурналистларга да сөйләр сүзләре, сәяхәттән алган тәэсирләре күп аларның. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып...

Япон исемле булса да, Казанда туган Мураками рок-төркеме менә 13 ел инде популярлык биеклегенән төшми. Әле күптән түгел генә алар илебезнең 45ләп шәһәрендә булып, Байкалга, Ерак Көнчыгышка кадәр барып, үз иҗатларын тыңлаучыга җиткереп кайтканнар. Шуңа күрә дә җурналистларга да сөйләр сүзләре, сәяхәттән алган тәэсирләре күп аларның. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып...

Япон исемле булса да, Казанда туган Мураками рок-төркеме менә 13 ел инде популярлык биеклегенән төшми. Әле күптән түгел генә алар илебезнең 45ләп шәһәрендә булып, Байкалга, Ерак Көнчыгышка кадәр барып, үз иҗатларын тыңлаучыга җиткереп кайтканнар. Шуңа күрә дә җурналистларга да сөйләр сүзләре, сәяхәттән алган тәэсирләре күп аларның. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясенә әлеге төркемнең биш музыканты килгән иде. Антон Кудряшов, Раил Латыйпов, Алексей Конев һәм Диләрә Ваһапова уңышларының сере һәм киләчәк планнары белән уртаклаштылар.

- Без әле кичә генә озын юлдан кайттык. Казанда ай саен 1-2 көннән артык тора алганыбыз юк, - диде төркемнең директоры һәм барабанчысы Иннокентий Менеев. Һәм музыкантлар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә шул шәһәрләрнең тамашачылары һәи аларның ничек кабул итүләре турында сөйләделәр. Бигрәк тә, Мәскәү һәм Питер тамашачысы сокландырган аларны. Архангельск һәм Ярославль тыңлаучысыннан да бик канәгать калганнар. Ә менә Казанда рок концертлар өчен клублар юк икән. Музыкантлар моңа борчылуларын яшермәделәр. Ләкин бу бер Казан гына түгел, бөтен ил проблемасы.

Диләрә Ваһапова әлеге төркемнең солисты һәм җыр текстларының авторы, шагыйре дә. Күптән түгел генә аның икенче шигырь җыентыгы дөнья күргән. Аны төркемнең концертларында автордан култамга белән алырга да була. Җырның сүзләрен Диләрә язса, көен төркемнең егетләре иҗат итә. Шулай итеп, тамашачы күңелен яулый торган җырга кытлык юк төркемдә.

Порпулярлык биеклегендә калыр өчен төркемгә хыялларын эшкә җигеп, экспериментлар ясарга да туры килә. Яңа программаларында тамашачыга 25 минут буе биергә мөмкинлек тудырганнар. Алты ритмик җыр бертуктамый берсе артыннан берсе яңгырап, тыңлаучыны хәрәктәләнергә дәртләндерә.

Тиздән Киевта булачак «Евровидение» тирәсендә чыккан ыгы-зыгы турында да сораулар булды. «Кызганыч, - диделәр музыкантлар, - хәтта сәнгать тә хәзер сәясәтләштерелә».

Бу төркем үзләре популяр булудан тыш яшь рок музыкантларга да һәрдаим ярдәм итеп килә. Казан дәүләт энергетика университетында уза торган «Рок энергиясе» фестивале алар ярдәме белән уңышлы үткәрелә.

- Солист булып, гастрольләрдә йөрсәм дә, әнилек вазыйфамны да тиешле үтәргә тырышам, - диде Диләрә. - Кайда гына барсам да, кызымның нишләп йөргәнен, ни белән шөгыльләнгәнен белеп торам. Интернетка рәхмәт!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading