16+

МХОда һәлак булган ирне ике тапкыр җирләгәннәр

Казанда махсус хәрби операциядә һәлак булган ирне икенче тапкыр җирләгәннәр.

Казанда махсус хәрби операциядә һәлак булган ирне икенче тапкыр җирләгәннәр.

Моңа кадәр ир-атны башка төбәктә чит исем астында җирләгән булганнар. Соңрак кабердән казып алганнар. 

Екатеринбургтан Иванның хатыны үз ирен Ростов на Дону шәһәрендәге моргта декабрь аенда ук таныган. Шуннан соң ул, иренең туган ягына кайтуын көтәргә дип өенә кайтып китә. Иренең гәүдәсе Екатеринбургка цинк табутта китерелә. 

Шулай итеп, 3 гыйнварда Иванны җирлиләр. Әмма 8 гыйнварда мәетләр буталган, дип хәрби комиссариаттан шалтыраталар һәм Иван урынына аның гаиләсе, башка кешене -Александрны җирләгән булып чыга. Хәрби Казан егете икән.

Якыннарына тапшыру өчен Татарстан хәрбисенең гәүдәсен кире кабердән казып алырга мәҗбүр булганнар. Екатеринбургта яшәүче гаилә кабат якынын җирләргә мәҗбүр була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading