“Мәйдан” музыкаль каналы #БИКШӘПМӘЙДАН исемле грандиоз бәйге игълан итте.
Әлеге бәйгедә катнашып, 1, 2, 3нче урынга лаек булган җиңүчеләргә телевизор тапшырылачак.
Бәйгедә катнашу өчен төп шартлар:
1. Татар телендә ретро җыр җырлап, видеога төшерегез һәм аны #БИКШӘПМӘЙДАН хэштегы белән Инстаграмда үз аккаунтыгызга урнаштырыгыз;
2. Видеоларның озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
3. Катнашучы @maidantv аккаунтына язылырга тиеш;
4. Бәйге вакытында катнашучының аккаунты ачык булуы шарт.
Иң яхшы видеолар @maidantv аккаунтына урнаштырылачак. Җиңүчеләрне исә "Мәйдан" каналының сәнгать советы билгели.
Өч җиңүчегә дипломнар һәм төп бүләк - телевизор тапшырылачак.
Катнашыгыз дуслар! Барыгызга да уңышлар телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар