16+

Натураль азык-төлек җитештерүчеләр бергә җыела

20 декабрь көнне Казанда экологик яктан чиста, натураль продуктлар тәкъдим иткән “Туган як” фестивале узачак.

20 декабрь көнне Казанда экологик яктан чиста, натураль продуктлар тәкъдим иткән “Туган як” фестивале узачак.

Әлеге чара алты сәгать дәвам итәр дип көтелә, ул “Казан”  агропромпаркында үтәчәк. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, әлеге фестивальдә натураль азык-төлек сату белән шөгыльләнгән барлык федераль, республика кибетләрен җыйганнар. Шул рәвешле “Туган як” картасы белән эшне җайга салырга, “юл картасы” системасын камилләштерергә дә уйлыйлар.  

Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә азык-төлек җитештерүчеләр өчен товарны сату гел бер проблема булып кала бирә. Дөрес, бу мәсьәләне чишү юлларын эзлиләр. “ Авыл хуҗалыгы товарны күпләр җитештерә. Ә менә аны кая куярга икәне җайга салынып бетмәгән.

Бу мәсьәләдә төрле механизмнар буенча эшләргә тырышабыз. Күпләп сату базарлары, ярминкәләр, интернет аша товарны тәкъдим итәбез. Сыйфатлы һәм яңа җитештерелгән продукцияне сатып алу һәркемгә җайлы булырга тиеш. Үзебездә җитештерелгән товарны республиканың һәр кибет киштәсенә чыгарырга без әзер, –  ди Ришат Хәбипов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading