Танылган хоккейчы Алекcандр Овечкин башлап җибәргән Putin Team хәрәкәтенә Россиянең нәфис гимнастика буенча команда әгъзалары кушылды.
Гимнасткаларның “Путин Командасы”на кушылуы хакында нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия федерациясе башлыгы һәм җыелма команданың өлкән тренеры Ирина Виннер-Усманова белдергән, дип хәбәр итә ТАСС. Александр Овечкин бу эшне башлап җибәргәндә Президентны хуплаучыларны бер җәмәгатьчелек хәрәкәтенә тупларга теләвен белдергән иде.
фото: sdelanounas.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар