16+

Ни өчен пассажирлар битлек кими?!

21 гыйнвар көнне Казанның җәмәгать транспортында кабат профилактик рейдлар узды. 18 ноктада 493 берәмлек күчмә состав тикшерелде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

21 гыйнвар көнне Казанның җәмәгать транспортында кабат профилактик рейдлар узды. 18 ноктада 493 берәмлек күчмә состав тикшерелде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Нәтиҗәдә барлыгы 341 битлексез пассажир ачыкланган. Алар кисәтүдән соң битлекләрен кигән.

Тикшерүне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре хезмәткәрләре үткәргән.

Профилактик рейдлар дәвам итәчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading