Март аенда Казанның җәмәгать транспортында битлексез 2063 пассажир ачыкланган. Бу хакта Казан мэриясе яза.
Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Барлыгы 1 марттан 8 мартка кадәр 83 контроль ноктада 2 мең 856 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.
Тикшерүне Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте һәм транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре үткәрде.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар