16+

Әнисе йоклап ятканда, алты айлык баласы пешкән

Алты бала анасы караватында йоклаган, ә аның 6 айлык кызы шушы арада җылылык батареясы өстендә яткан.

Алты бала анасы караватында йоклаган, ә аның 6 айлык кызы шушы арада җылылык батареясы өстендә яткан.

Башкортстанның Әбҗәлил районы Тупак авылында коточкыч хәл булган.
Алты бала анасы караватында йоклаган, ә аның 6 айлык кызы шушы арада җылылык батареясы өстендә яткан. Сабыйның кул һәм аяклары пешкән.
Урындагы фельдшер авыл советына, дәваханәгә һәм опека органнарына, шулай ук участок инспекторына мөрәҗәгать иткән. Хәзер бала белән анасы - Уфадагы пешү үзәгендә. Ә калган балаларны опека органнары алган.
Хакимияткә якын чыганактан ананың исәптә торуы билгеле. Ул беркайда да эшләмәгән, пенсия һәм пособиегә яшәгән.

Ул Тупак авылына узган ел чираттагы ире вафатыннан соң кайта. Аның балаларының фамилияләре төрле. Хәзерге вакытта балалар төрле гаиләләргә билгеләнгән, ягъни аларны бүлгәннәр – берсен Магнитогорскига, калганнарын Белоретка озатканнар. Иң өлкән бала 6 нчы сыйныфта укый, дип яза "Кызыл таң".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading