Идел буе районында Н.Назарбаев урамында транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла. Хәрәкәт 14 июльдән 12 августка кадәр Вахитов мәйданыннан Һади Такташ урамының 94-нче йортына кадәрге участокта чикләнә.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 4-нче номерлы магистраль җылы үткәргеч реконструкцияләнәчәк.
Шул ук сәбәпләр аркасында 27 июль 23.00 сәгатьтән 30 июль 5.00 сәгатькә кадәр Һади Такташ урамының 80-нче йорты тирәсеннән Нурсолтан Назарбаев урамына кадәрге участок ябыла. Эшләрне “Татэнерго” АҖ (Казан җылылык челтәрләре) үткәрә.
kzn.ru
фото - engrinews.kz
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар