16+

Ноябьдә пенсионерлар 15 мең сум алырга мөмкин

Ул кемнәргә каралган?

Ул кемнәргә каралган?

Агымдагы елның 1 ноябреннән башлап Русия пенсионерлары үз пенсияләренә өстәмә түләүләргә өмет итә ала. 15 100 сумга кадәр өстәмә түләүләрне берничә категория пенсионерлары алачак.
80 яшькә җиткән кешеләрнең страховка пенсиясе артачак. Алар өчен пенсиянең икеләтә күләмендә түләнә торган фиксацияләнгән өлеше каралган. Хәзерге вакытта бу 15 134,66 сум тәшкил итә.
Шулай ук очучылар һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен өстәмә түләүләр көтелә. Өстәмә түләүләр күләме төрле факторларга бәйле булачак, шул исәптән стаж һәм уртача айлык хезмәт хакына да. Алдагы еллардагы мәгълүматларга караганда, шахтачылар 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр өстәмә түләүләргә өмет итә ала. Пенсиягә өстәмә түләүләрне шулай ук ерак төньяк төбәкләрдәге эшчеләр алачак. Аларның пенсия түләүләре аерым коэффициентларны исәпкә алып индексланачак.
Бу мәгълүматны «Прайм» агентлыгы үзенең "Telegram" каналында бастырып чыгарды.

Чыганак: "Кызыл таң"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading