Беренче февральдә НТР телеканалы эфирга яңа дизайн белән чыкты.
Ребрендинг эфир бизәлешенең төсле палитрына кагылды. Анда җылы-зәңгәр һәм яшел төсләр өстенлек итә, аларны тамашачылар үзләре сайлаган. Бу хакта телеканал сайтында хәбәр ителә.
Телестудиядә видеостена пәйда булган, Хәзер яңалыклар чыгарылышлары югары сыйфатлы төгәл сурәтләнгән видео һәм фото-коллажлар белән тулыландырылачак.
NTR-24.RU сайты, YouTube-канал һәм барлык социаль челтәрләр хәзер шулай ук үзгәртелгән.
Визуаль ребрендинг белән бергә яңалыклар концeпциясе дә яңартылган. Хәзер өземтәләрдә турыдан-туры тоташтырулар, экспepтлар фикерләре һәм графиклар күбрәк булачак.
Комментарийлар