16+

Әнвәр Нургалиев: "Кемнең кем икәне авыр вакытта беленә"

Җырчының әнисен махсус автомобильдә, махсус табутта җирләгәннәр.

Әнвәр Нургалиев: "Кемнең кем икәне авыр вакытта беленә"

Җырчының әнисен махсус автомобильдә, махсус табутта җирләгәннәр.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев «Татар-информ» журналисты Рәмис Латыйповка әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын, әмма аның үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйткән.

«Минем инәй (әни) коронавирустан үлмәде. Әйе, анда коронавирус таптылар. Рәсми рәвештә аның авыру сәбәбе — баш мие ишемиясе дип язылган. Анда атеросклероз, бөтен җирдә тромб. Без аны теләсә кайчан үлеп китәр дип көттек», — диде ул.

Җырчының әнисе соңгы көннәрдә хастаханәдә булган, анализларны ул шунда биргән булган. «Анда пациентлардан да, табиблардан да йогуы ихтимал. Аңарда башта пневмония таптылар», — диде ул.

Җырчының әнисен махсус автомобильдә, махсус табутта җирләгәннәр. Җирләгәндә дә кешеләр күп булмаган. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип махсус бер кеше янына да бармадым. Бу фаҗига. Без гаиләбез белән изоляциядә утырабыз», — диде ул.

Әнвәр Нургалиев гаилә әгъзаларының тест тапшырганын әйтте, нәтиҗәләрен көтәбез, диде ул. «Беребездә дә температура, авыру юк. Мин инәй белән 12 көн элек күрешкән идем. Минем иммунитет нык түгел, вирус булса, күптән чирләгән булыр идем», — диде ул.

Әнвәр Нургалиев үзе турында төрле ялган уйдырмалар күп язылуы хакында әйтте. «Мөгаен, мин берәр белдерү белән дә чыгармын. Миңа болай да кыен, мин әнине җирләдем, ә шул вакытта кешеләр ни генә язмый. Кемнең кем икәне дөрестән дә авыр вакытта беленә. Дөрес, миңа теләктәшлек сүзләре дә язучылар бар. Әмма гаепләп язган сүзләрне укуы бик авыр», — диде ул.

Җырчы әйтүенчә, «ул гастрольләрдә йөреп әнисенә авыру йоктырган» дигән сүз дөреслеккә туры килми, чөнки ул аның белән күптән күрешмәгән булган. Шулай ук «Әнвәр Нурагалиев чит илдә булган» дигән сүзләр дә дөрес түгел диде җырчы. Ул чит илдә соңгы тапкыр августта, Мәскәүдә 17 гыйнварда булган, дип хәбәр ителә «Татар-информ» биргән язмада.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах ярдаменнан ташламасын, сонгы юлга озатуда безнен гореф_гадатлар буенча булмауда йорагегезга зур яра салган бит.Бик кайгырмагыз, узегезне саклагыз,кеше язмышлары торле ~ торле , кеше сузларен йорагегезга якын алмагыз.Аниегезнен урыны ожмахта булсын.

    Мөһим

    loading