16+

Әнвәр Нургалиевның әнисендә COVID-19 диагнозы расланган, ләкин үлем сәбәбе - ишемия

Табиблар ничек кенә тырышса да, пациентның гомерен саклап кала алмый.

Табиблар ничек кенә тырышса да, пациентның гомерен саклап кала алмый.

Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән беренче үлем очрагы ачыкланган. Бу хакта республика башлыгы Радий Хабиров үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

"Пациент операциядән соң авыр хәлдә иде. Гыйнвар аеннан бирле ул  дәваланды. Хәле авыр иде, ясалма сулыш аппараты астында ятты", - дип яза республика башлыгы. Дөрес, башлыкның хәбәрендә үлем сәбәбе коронавирус түгеллеге искәртелә: "Үлемнең сәбәбе – кан тамырлары зарарлануы нәтиҗәсендә үсешкән ишемик инфаркт фонында баш миенең шешенүе"

Табиблар ничек кенә тырышса да, пациентның гомерен саклап кала алмый.

Дәваханәдә гомере өзелгән пациент -  Нәсимә Мөхәммәтдин кызы - Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе, дип яза ufa.kp.ru.

Якын кешесенең бу дөньядан китүен хакында җырчы тамашачыларына кичә хәбәр иткән иде.

"Әнием урының оҗмахта булсын. Бик авыр, әлегә ышанасы килми. Күпме тырышсак та, саклап калып булмады. 

Әниебез зур йөрәкле кеше иде. Биш бала тәрбияләп үстерде, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте".

Җырчының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мен да. Кайгулашам. Имам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      БАхтеевкадан. Имамен Анингызнын. Рухы. Шат.булсын.урны.жаннатда.булсын.Амиииийн.

      Мөһим

      loading